Аксубай районы җитәкчесе ветераннар гаиләсен бергә яшәүләренең 66 еллыгы белән котлады
Карасу авылыннан ирле-хатынлы Галимҗановлар күркәм дата уңаеннан район башлыгы Камил Гилмановның котлавын кабул иттеләр.
1957 елда Сәгыйдә Сибат кызы һәм Зөлкәрнәй Галимҗан улы үз язмышларын бәйлиләр. Һәм 66 ел дәвамында мәхәббәт һәм татулыкта яшиләр. Алар икесе дә 90 яшьтән узган һәм бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып яшиләр.
Яшь чакта ир белән хатын данлыклы «МЮД» совхозы бригадасында эшлиләр. Гаилә башлыгы шофер була, совхоз өчен төрле йөкләр ташый, кыр юллары буйлап хәрәкәт итә, кайвакыт, үтә алмаслык пычрак, саз булган. Сәгыйдә Сибат кызы гектарлап чөгендер эшкәртә, терлекчелектә эшли. Дүрт балага гомер бүләк итәләр, аларда хезмәтне ярату, кешеләргә хөрмәт кебек яхшы сыйфатларны тәрбиялиләр. Бүген әти белән әни үз балалары белән горурлана ала. Оныклары Һәм оныкчыклары аларга зур шатлык китерә.
– Сезнең гаиләгез хезмәттә дә, балалар тәрбияләүдә дә үрнәк булып тора, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Сезгә чын күңелдән озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим.
Камил Гилманов Сәгыйдә Сибат кызына чәчәк бәйләме, Зөлкәрнәй Галимҗан улына, гаилә башлыгы буларак, Рәхмәт хаты тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов ветераннарга бик күп җылы сүзләр әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев