Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы җитәкчеләре махсус хәрби операция зонасында яраланган якташлары белән очраштылар

Район Советында район башлыгы Камил Гилманов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев яралану сәбәпле өйләренә ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраштылар.

Камил Гилманов үзенең кабинетында мобилизацияләнгән якташларын җылы каршы алды. Ул сугышчыларның сәламәтлеге белән кызыксынды, тернәкләнүдә ярдәм тәкъдим итте.

Табын артында алар неонацистларга каршы көрәшнең алгы сызыгындагы хәл, район башлыгы үзе катнашкан Донбасска гуманитар ярдәм кәрвәне белән бару турында сөйләштеләр. Безнең волонтерларның фидакарь хезмәте турында да сөйләделәр, алар сугышчыларга көнкүреш планында ярдәм итәргә һәм аларның куркыныч зонада булуларын сакларга омтылалар.

Камил Гилманов хәрбиләрне Яңа ел, Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлады, күчтәнәчләр җыелмасын тапшырды. Район җитәкчеләре сугышчыларның ял итүләрен, көч туплауларын, сәламәтлекләрен ныгытуларын һәм, әлбәттә, җиңү белән тизрәк өйгә әйләнеп кайтуларын теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев