Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы Җиңү солдаты Сергей Васильев белән хушлашты

98 нче яшендә Васильевка авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Сергей Федорович Васильев вафат булды.

Җиңү солдатын соңгы юлга хөрмәтләп озаттылар. Ветеранны соңгы юлга озатырга балалары һәм оныклары, туганнары, авылдашлары, район җитәкчелеге, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре җыелды.

Сергей Васильев 1927 елның 2 ноябрендә Васильевка авылында туган. Хезмәт юлын туган авылында бала чагыннан ук башлый. Фронтка 1944 елның кышында, аңа нибары 17 яшь булганда чакырыла.

Ул авыр фронт юлы үтә. Ул елларда Балтыйк буе республикаларында немец фашистларыннан азат ителгән территорияләрдә рәхимсез бандит төркемнәрен бетерүдә катнаша. Берничә тапкыр үлем тырнагыннан чак котылып кала, әмма язмыш аның гомерен хәтта бандитлар белән авыр каршылыкларда да саклап кала. Ветеран дошманны тар-мар итеп 1947 елда гына өенә кайта. Фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен хәрби бүләкләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ветеран колхозда терлекчелек фермасында эшли. Сергей Федорович хезмәттә үрнәк, яхшы гаилә башлыгы, әти була. Соңгы елларда Чабаксар шәһәрендә улында яшәгән.

Матәм митингын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты.

–Сугыш буыны кешеләре арабыздан китә, – диде ул. – Сергей Федорович соңгылары арасында. Алар авырлыклар аша узып, безнең тормышыбызны яхшыртырга омтылганнар, киләчәк буыннар якты тыныч күк астында яшәсен өчен фашистларны җиңгәннәр. Сергей Федорович безнең өчен хәрби батырлык үрнәге булып тора, аның үрнәгендә яшь буынны тәрбияләячәкбез. Фронтовик турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Хушлашу тантанасы Васильевкада ветеран яшәгән йорт янында узды. Авыл халкы, туганнары аңа карата бик күп яхшы сүзләр әйттеләр.

Сугыш ветераны авыл зиратында җирләнде. Аның бүләкләре мәңгегә гаилә ядкарьләре булып калачак, фронтовик, сугышчы буларак – халык хәтерендә, без аңа Бөек Җиңү яулаган солдат буларак бурычлы!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев