Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы игеннәрне урып-җыюга керешергә әзер

Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында уңышны җыеп алуга әзерлек буенча бәйге – традицион комбайннар парады узды.

 

Әзерлекне тикшерү ашлык җыю машиналары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм ашлык җиһазларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү, шулай ук агрегатларны җәйге һәм көзге кыр эшләрен уздыруга әзерләү өчен оештырылды.

Ашлык җыю комплексларының урак өстенә әзерлеген бәяләү комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре – игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, игенчелекне үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Эльвир Батыршин, инженер-техник бүлегенең әйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, бүлек җитәкчесе – Дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Бикмөхәммәтов, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәмил Фәттахов эшләде.

Комиссия авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыгуны «Волга-Селект» ҖЧҖеннән башлады. Шулай ук Алексей Никитинның КФХ, «Чистай» ХК «Аксу Агро» АФ»да булды. Белгечләр ашлык җыю комбайннарының алдагы урып-җыю сезонына әзерлеген, техник чараларны кулланганда куркынычсызлык, җитештерүдә хезмәтне саклау мәсьәләләрен хәл итүне, янгын куркынычсызлыгы буенча кирәкле инвентарьның булуын бәяләделәр, уракта катнашучыларга урып-җыю эшләре сезонында түләү шартлары турында җиткерү мәсьәләләре белән кызыксындылар. Бәяләү критерийлары булып шулай ук ашлык складларының, ындыр табагы җиһазларының (киптерү, чистарту җайланмаларының һәм машиналарының) 2024 ел уңышын кабул итүгә, эшкәртүгә әзерлеге торды.

Район хуҗалыклары өчен урып-җыю сезонына әзерлек буенча үзенчәлекле имтихан оештырылды. Һәм алар аны уңышлы уздылар. Комиссия әгъзалары техник арсеналның торышын бәяләделәр һәм кайбер җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирделәр.

Урак башланырга якынча атна ярым-ике атна вакыт калды. Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә барлык әзерлек эшләре тәмамланырга тиеш. Алар һәр хуҗалыкта булып, комбайнчылар белән очраштылар, иркен мохиттә урып-җыюга хәер-фатихаларын бирделәр.

– Уңышны вакытында җыеп алу өчен, техника яхшы эшләргә тиеш, – дип билгеләп үттеләр алар. – Безнең тәкъдимнәребез нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Төп моментларның берсе: бу иң җаваплы чорда техника куркынычсызлыгын игътибар үзәгендә тотарга кирәк. Урак өсте сезгә имгәнүләр, бәхетсезлекләр алып килмәсен өчен, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәгез.

Алда торган урып-җыю кампаниясенә әзерлекне тикшерү буенча комиссия әлеге юнәлештә Алексей Никитин фермер хуҗалыгында эшне югары бәяләде. Шулай ук «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ һәм «Волга-Селект» ҖЧҖ яхшы бәя алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев