Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы фермер хуҗалыгы урып-җыю сезонына әзер

Россельхоүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдрәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин Алексей Кондратьевның крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю кампаниясенә әзерлек белән таныштылар.

Урып-җыю эшләре башланганчыга кадәр бик аз вакыт калып бара. Бу вакытка хуҗалыкларда ындыр табаклары ышанычлы әзерләнергә, автоном ашлык киптерү һәм ашлык чистарту машиналары ремонтланырга тиеш. Габдерәшит Гыйльметдинов һәм Фәндәс Гафиятуллин район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып, аларның уңышны кабул итәргә әзерлекләре белән кызыксыналар.

Шушы көннәрдә алар Алексей Кондратьев фермер хуҗалыгында булдылар.

Фермер барлык объектларны күрсәтте, үсемлекчелек эшләре турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы производствосында җаваплы этапка әзерләнүдә биредә барысы да яхшы булуын белгечләр КФХ объектларын карап чыккач инандылар. Склад биналары, ашлык киптерү һәм ашлык чистарту комплексы, үлчәүләр барысы да тәртиптә. Алар шулай ук көзге чәчүгә әзерлекне бәяләделәр – орлык материалы складта үз сәгатен көтә.

Шулай ук Алексей Кондратьев озатуында Россельхозүзәк һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре фермерның басу-кырларын әйләнеп чыктылар, игеннәр һәм хуҗалыкта үстерелә торган башка авыл хуҗалыгы культураларына бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев