Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы сугыш ветеранын Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады

Традиция буенча Камил Гилманов бүгенге көндә исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, аксубайлы Елисей Тимирясов янына килде.

Камил Камал улы 100 яшьлек Елисей Мурзичка “Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясеннән һәм шәхсән үз исеменнән яңа ел һәм Раштуа бүләкләрен тапшырды.

– Без сезнең ныклыгыгызга, батырлыгыгызга һәм озын гомерле булуыгызга сокланабыз! Алга таба да шундый булып калыгыз, кадерле ветераныбыз, – дип теләде район җитәкчесе.

Елисей Мурзич кунакларны совет фильмнарын караган җиреннән, күтәренке кәефтә каршы алды.

Туганнары билгеләп үткәнчә, ул илдәге һәм дөньядагы вәзгыятьне күзәтеп бара, бүген махсус хәрби операция зонасында булган якташлары өчен бик борчыла. Җиңү безнең якта буласына ышана!

Җиңү солдаты барлык сугышчыларга ышанычлы тыл һәм тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев