Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы башлыгы мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Районнан мобилизацияләнгән сугышчыларның кыска вакытлы ялга кайтуы дәвам итә.

Район башлыгы Камил Гилманов Ватанны саклаучыларга якташлардан рәхмәт сүзләрен җиткерү һәм егетләр белән шәхсән аралашу өчен аларның һәрберсе белән очрашырга тырыша.

Чираттагы очрашу узган атнада булды. Сугышчылар белән очрашуга махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтүче волонтерларны да чакырдылар.
Камил Гилманов геройларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, җитәкчелек кенә түгел, район халкы да бүген сугышчы-яклаучыларга ярдәм итү турындагы уртак фикер белән яши. Егетләргә нинди ярдәм кирәклеге, аларның гаиләләренең нәрсәгә мохтаҗ булулары турында очрашу барышында фикер алыштылар.

Мобилизацияләнгән егетләр, һичшиксез геройлар, аларның нияте бары тик җиңү. Аларның һәрберсе – кемнеңдер улы, абыйсы, әтисе, ире. Сугышчылар ассызыклаганча, алар анда гаиләлре генә түгел, бөтен халык тыныч йокласын өчен.

– Аллаһы Тәгалә сезне сакласын, егетләр. Без сезгә ярдәм иттек һәм мөмкин булганча ярдәм итәчәкбез! – дип йомгаклады сүзен район башлыгы. –Үзегезне саклагыз, биредә сезнең ышанычлы тылыгыз барын белеп торыгыз!

Фото: Камил Гилманов аккаунтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев