Аксубай районы башлыгы мобилизацияләнгән сугышчының әбисен юбилее белән котлады
Бүген редакция ветераны Разия Мостафина 80 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Алмаз Мингуловның котлауларын кабул итте.
– Хөрмәтле Разия Харис кызы, сез район файдасы өчен күп еллар полиграфиядә армый-талмый хезмәт куйгансыз, – диде ул. – Хәтта иң авыр вакытларда да район газетасының укучыларга һәрвакыт вакытында барып җитүендә сезнең дә өлешегез бар. Сезнең буын үз бурычын аңлады һәм профессиональ яктан фидакарьлек күрсәтте. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Район җитәкчесе иң изге теләкләрен җиткерде, ветеранга Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Һәм төп теләкләр арасында – махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгын саклаучы оныгының җиңү белән тизрәк әйләнеп кайтуын көтеп алу. Ул – мобилизацияләнгән, 2022 елдан СВО зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклый. Әбисе күптән түгел генә оныгы белән телефоннан аралашкан һәм берничә атнадан аны ялга көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев