Аксубай районы баскетболчылары Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
Аксубай районы җыелма командасы 2013 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашты.
Спортчылар, югары осталык дәрәҗәсен һәм команда уенын күрсәтеп, өч көн дәвамында ярышларның мактаулы кубогы өчен көч сынаштылар.
Җитди көндәшлеккә карамастан, Аксубай районы командасы лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм беренчелек йомгаклары буенча 7нче урынны алды. Бу яшь спортчылар һәм аларның тренеры Сәяр Кәлимуллин өчен зур казаныш.
Фото Спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев