Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы авылларында яшәүчеләр сайлауларда активлык күрсәтә

Шәрбән авылы халкы Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда иртәнге җидедән тавыш бирәләр.

 

Иртәнге 10 сәгатькә 248 сайлаучыдан 115 кеше тавыш бирде инде.

Беренче тавыш бирүче сайлау участогы янында 06 сәгать 45 минутта пәйда булды. Ул социаль хезмәткәр Айнур Хәлилова булды. Көтеп торырга туры килде, чөнки Татарстанда сайлау участокларында тавыш бирү иртәнге 7:00 сәгатьтән кичке 20 сәгатькә кадәр оештырылган.

Авыл ветераннары сайлау кампаниясенә карата аерым җаваплылык күрсәттеләр. Иртәнге сәгать тугызга Татарстанның киләчәге өчен 86 яшьлек Рушания Әхмәдиева да үз сайлавын ясады.

Шәрбән мәктәбенең чыгарылыш укучылары аның балалар өчен әзерләгән тәмле төшке ашларын хәтерлиләр. Ветеран күп елларын Шәрбән мәдәният йортында эшләүгә багышлаган.

Шулай ук 83 яшьлек авыл хуҗалыгы тармагы ветеран Зиннур Минһаҗев та тавыш бирде.

Ул күп еллар «Большевик» колхозында склад мөдире булып эшләгән. 83 яшьлек Суфия Сафина да үзенең гражданлык бурычын үтәр өчен сайлау участогына килде. Ул гомере буе «Большевик» колхозында эшләгән – ындыр табагында авыр хезмәт башкарган, чөгендер эшкәрткән. Күп балалы әни һәм әби үзенең балалары һәм оныкларының бәхетле киләчәге өчен тавыш бирде.

– Безнең авылда бердәм, сәяси моментның мөһимлеген аңлый торган халык, – дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе Рәмзия Хисмәтуллина. – Алар VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларга да зур җаваплылык белән карыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев