Аксубай районы авыл җирлекләренә Татарстан Рәисеннән яңа автомобильләр тапшырылды
28 августта «Казан Экспо» мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булды.
Җиңүчеләр арасында – Аксубай районының ике авыл җирлеге: Урмандеево һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләре, алар үз карамакларына уңайлы LADA Niva Travel автомобильләре алдылар.
Яңа машина ачкычларын тапшырганда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль хезмәткәрләр эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аларның гади булмаган һәм бер үк вакытта мөһим көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең муниципаль берәмлекләргә таянабыз. Әлеге конкурсны уздыру дәверендә без 3,2 мең яңа автомобиль тапшырдык. Сез үз вазыйфаи бурычларыгызны тиз һәм сыйфатлы үти алсын өчен, алар урыннарда бик кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә активлык күрсәтәләр. Сугышчыларыбызны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүдә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Болар барысы да – Ил җитәкчелеге куйган мөһим бурычлар, – дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы.
Яңа автомобильләр җирлек башлыклары һәм аларның командалары эшендә чын ярдәмчеләр булачак. Алар авыл территорияләрендә яшәүчеләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә, шулай ук мөһим дәүләт программаларында һәм проектларында катнашуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Яңа автомобильләр алу – Аксубай авыл җирлекләренең казанышларын тану билгесе генә түгел, ә республика җитәкчелегенең дә ярдәмен раслау ул.
Аксубай районы авыл җирлекләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм үз территорияләрен үстерүдә яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев