Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде.

85 нче яшендә ТРның атказанган икътисадчысы Вәкил Вәгыйз улы Әсәдуллин вафат булды.

Ул 1939 елның 2 гыйнварында Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Аның бөтен хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Бик яшьли колхозда эшли башлый. Туган төбәгенә үсү һәм чәчәк атуда ярдәм итү өчен файдалы һөнәрне сайлый. Аңа, битараф булмаган кеше, җәмәгатьче һәм яхшы оештыручы буларак, җитәкче урыннарны тәкъдим итәләр. Вәкил Вәгыйз улы гомеренең күп елларын партия эшенә багышлый, “Үсәр” колхозының КПСС комитетын җитәкли. 1978 елдан 1988 елга кадәр әлеге колхоз рәисе булып эшли. Аннан соңгы елларда хуҗалыкта баш икътисадчы вазыйфасын башкара. Хезмәттәге казанышлары өчен күпсанлы бүләкләргә ия, «ТРның атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелгән. Тормыш иптәше белән бергә Вәкил Вәгыйз ул өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Ул Алабугада җирләнгән, соңгы елларда ул шунда яшәгән. Вәкил Әсәдуллин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.

К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, С.Ю. Зайцев, Р.М. Галиев, И.И. Моратшин, И.И. Ислямов, С.В. Александров, Г.П. Бобкова, Ф.Х. Кәбиров, Ш.Г. Кәбиров, В.М. Җәләлетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев