Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай район хастаханәсендә коррупциягә каршы тору буенча киңәшмә узды

Район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты.

Әңгәмә барышында пациентларның һәм медицина персоналының хокукларын яклау механизмнары аңлатылды, шулай ук көндәлек эштә һөнәри этиканы саклауның әһәмияте ассызыкланды.

– Хакимият һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре арасында ачык диалог алып барырга кирәк. Бу хезмәттәшлек потенциаль коррупцион куркынычларны ачыклауга һәм профилактик чаралар эшләүгә юнәлдерелә, – дип билгеләп үтте Эльмира Крайнова.

Шулай ук медицина хезмәткәрләренә коррупциягә каршы законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә ачыклык һәм намуслылык принципларын үтәү зарурлыгы турында искә төшерделәр.

erid: 2Vtzqw6pLty

Фото районның рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев