Аксубай район үзәк хастаханәсендә яңа рентген аппараты урнаштырылды
Аксубай район хастаханәсе өчен рентген диагностик цифрлы комплекс сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан сатып алынган.
–Район үзәк хастаханәсендә 2001 елда урнаштырылган рентген аппараты искереп сафтан чыкты, ул йөкләнешкә түзмәде, – дип шәрехләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Ике эш урынына исәпләнгән яңа цифрлы аппарат югары эксплуатация үзлегенә ия һәм хәтта интенсив куллану шартларында да максималь нәтиҗәле эшли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев