Аксубай район судында кырыкалдарны хөкем иттеләр
Гражданнар бик еш очракта интернет аша әйбер сатып, мошенниклар корбанына әвереләләр
Ләкин күп очракта мошенниклар үз эзләрен шундый оста итеп яшерәләр ки, аларны ачыклау, җаваплылыкка тарту һәм зыян суммасын түләттерү бик кыен.
Әмма Аксубай район суды тәҗрибәсендә мондый очраклар бар.
Әлки районында яшәүче бер хатын-кыз 2022 елның июнендә интернетта сатулар сайтында 3000 сумга бәяләп балалар коляскасын сатуга куя. Алдакчылар, сатып алучы булып кыланып, коляска сатып алу һәм онлайн-түләү белән кызыксынуларын күрсәтеп, ханымның беркатлылыганнан файдаланалар. Янәсе, кемдер алардан алданрак сатып алып өлгермәсен өчен, шунда ук түләү кертү өчен сылтама җибәрәләр. Аңардан бары тик үз картасы мәгълүматларын һәм телефонга килгән кодны кертү генә таләп ителә һәм ул боларның барысын да эшли. Шул ук мизгелдә аның счетыннан 4400 сум күләмендә акча салдырыла. Язышу вакытында кырыкалдарлар хатынның картасыннан акчаны ялгыш салдыру операциясе өчен гафу үтенәләр һәм янәсе, салдырылган акчаны кире кайтару һәм бер уңайдан коляска өчен түләү кертү өчен дип, яңадан сылтаманы җибәрәләр. Беркатлы хатын, мошенникларга тагын бер тапкыр операция ясарга үз счетында кирәкле сумма булмаганлыктан, яңадан кодны раслый.
Шундый ук хәлгә 2022 елның июлендә улының акустик гитарасын сатуга куйган Аксубай районында яшәүче хатын-кыз да эләгә. Алдакчылар читтән торып сатып алырга әзер булуларын белдереп, аңардан да җибәрелгән сылтама буенча үз картасының мәгълүматларын кертүне һәм телефонга килгән кодны раслауны сорыйлар. Алдакчыларга ышанган хатын-кыз, сылтама буенча таләп ителгән мәгълүматларны кертә һәм кодны раслый. Мошенниклар аның счетыннан 20000 сум акчасын салдыралар.
Соңгы җинаять буенча җинаять эше Аксубай район судында каралган.
– Гаепләнүче эскәмиясендә Воронеж шәһәрендә яшәүче гражданин М. булды. Бер төркем затлар белән алдан сүз куешып, ул сайтта намуслы һәм потенциаль сатып алучы ролендә чыгыш ясап, сатучыларның ышанычын яулый һәм аларга ялган түләү сылтамаларын җибәрә. Аның буенча сатучылар үз карталарының мәгълүматларын кертәләр, ә алга таба аларның карталары счетларыннан да югарыда телгә алынган алдау юлы белән акчаларын салдыра, – дип шәрехләде суд администраторы Фәрит Шаязданов.
Аксубай район суды, әлеге җинаять эшен караганда, алдакчының балигъ булмаган яшьтә җинаятьләр кылуны, җинаять нәтиҗәсендә китерелгән мөлкәти зыянны ирекле каплауны, гаепләнүченең гаебен тануын һәм кылган гамәле өчен үкенүен, сәламәтлеге торышын исәпкә алып, аңа 1 ел да 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев