Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай район газетасы традицион “Җиңү чыршысы” акциясен башлап җибәрә

2023 елның 4-14 май көннәрендә район газетасы редакциясе район басмасына язылучылар арасында Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә зәңгәр чыршы үсентеләре уйнатачак.

Традицион акция “Аксубай урманчылыгы” ДБУ белән берлектә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Сельская новь” район газетасы тарафыннан үткәрелә.

Язылу 2023 елның II яртыеллыгына, алты айга рәсмиләштерелергә тиеш. Чыршы үсентесе иясе булу өчен, язылу квитанциясен 2023 елның 15 маена кадәр (әлеге көнне дә кертеп) selnew@mail.ru электрон адресына җибәрергә яисә Ленин урамы, 9 йорт адресы буенча редакциягә китерергә.

Уйнату 16 майда “Авыл таңнары/Аксубай районы яңалыклары” төркеменең туры эфирында узачак.

Бәхетле зәңгәр чыршы ияләре редакциядән үсентеләрне 16 майдан килеп ала ала.

Исегезгә төшерәбез, басмаларга почта элемтәсе бүлекчәләрендә, почтальоннар аша яисә редакциядә альтернатив подписка рәсмиләштереп язылырга мөмкин.

Яисә өйдән чыкмыйча гына, “вакытлы басмаларга язылу” сервисын сайлап, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша, яки Россия Почтасы сайтында язылу рәсмиләштерергә.

Язылу бәясе физик затлар өчен – 798,18 сум, юридик затлар өчен – 888,24 сум.

Реклама АО "Татмедиа"

2VtzqwyFDsN

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев