Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай православие зиратында кәҗәләр утлап йөри

Район газетасы редакциясенә район үзәгендә яшәүче Любовь Муравьева хуҗасыз утлап йөрүче кәҗәләргә бәйле мөрәҗәгать итте.

“Аксубай православие зиратында җирләнгән туганнарыбызның каберлекләренә даими барып йөрибез, чәчәкләр утыртабыз, су сибәбез, чистартып карап торабыз. Әмма зиратка кайчан гына килсәк тә, монда кәҗәләр утлап йөрүенә тап булабыз, – дип сөйләде Любовь Николаевна. – Кәҗәләр барлык үсемлекләрне, шул исәптән чәчәкләрне дә ашыйлар һәм каберләрне таптыйлар, үзләреннән соң тизәк калдыралр. Бу хайваннар зираттан ерак түгел урнашкан ишегалларында асраладыр, мөгаен. Терлекләрен һәр иртә урамга чыгарып җибәргәндә, хуҗалар нәрсә турында уйлыйлар икән? Бу ниндидер ваемсызлык бит». 

Редакция бу мәгълүматны районның административ комиссиясенә тапшырды. 

– Без хайваннарның хуҗаларын ачыкларбыз һәм административ чаралар күрербез, – дип ышандырды комиссия секретаре Николай Камбулов. – Торак пункт эчендә хайваннарны ирекле йөрткән өчен хуҗаларга ике мең сумнан өч мең ярым сумга кадәр күләмендә штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев