Аксубай почмагы Татарстанның чигелгән картасында урын алган
Болгарда узган «Яңарыш: эпос заманча укуда» фестиваленең йомгаклау көнендә Аксубай районы вәкилләре катнашында Татарстан Республикасының чигелгән картасы презентациясе узды. Шулай ук районның милли бизәкләре белән чигелгән сөлгеләре дә тәкъдим ителде.
Аксубай туган якны өйрәнү музее фондларыннан чигелгән район картасын һәм татар стилендәге сөлгеләрне төзүдә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмәтова катнашты. Картаны тәкъдим итүдә эш авторы белән бергә мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова катнашты.
Аксубай рәссамының Татарстанның чигелгән картасын булдыруга керткән өлеше лаеклы бәяләнде. Әлфия Нурхәмәтовага ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев