Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай пенсионеры тармак бүләгенә лаек булды

Авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Виталий Падимиров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу югары бүләккә ул АПК системасында күпьеллык һәм фидакарь хезмәте белән лаек булды. Виталий Падимиров озак еллар дәвамында Куйбышев исемендәге колхозда машина йөртүче булып эшләгән. Ул елларда юлсызлык сәбәпле, йөкне билгеләнгән урынга кадәр илтеп җиткерү җиңел булмый. Ул үз эшенең чын остасы, җаваплы хезмәткәр була, йөкләнелгән бурычны җиренә җиткереп башкара.

Ветеранга бүләкне Савруш авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев