Аксубай педагогы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләгенә лаек булды
2 нче номерлы Аксубай мәктәбенең биология укытучысы Надежда Панюкова ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
Менә инде биш ел дәвамында Надежда Панюкова җитәкчелегендә 2 нче мәктәп базасында мәктәп урманчылыгы эшли. Балалар урман дуслары булырга өйрәнәләр, урманчы һөнәренең нигезләрен беләләр. Аксубай урманчылыгы белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган, мәктәп укучылары табигать саклау тематикасы буенча барлык чараларда, урман байлыкларын саклау буенча акцияләрдә катнашалар, район, республика конкурсларына һәм фестивальләренә республика урман хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча баралар. Балалар VI мәктәп урманчылыклары слетында лаеклы чыгыш ясадылар. Болар барысы да мәктәп урманчылыгы җитәкчесенең максатчан эше аркасында. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломы – яшь урманчылар белән актив эш өчен лаеклы бүләк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев