Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай педагогы 42 ел авыл балаларына белем биргән

Педагогика ветераны Нина Владимировна Гаврилова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне Сөнчәле авылында, Нина Владимировна соңгы елларда яшәгән кызы Ирина Крайнова өендә, чын-чынлап бәйрәм мохите хөкем сөрде. Зур өй күпсанлы кунакларны үзенә сыендырды. Ветеранны котларга Иске Үзи мәктәбе педагоглары һәм ветераннары, якын туганнары, авылдашлары килде. Район җитәкчелеге исеменнән тантана сәбәпчесен район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.

– Хөрмәтле Нина Владимировна, Сезнең хезмәт юлыгыз район мәгарифенә хезмәт итү үрнәге булып тора, – диде ул. – Әни буларак, Сез лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Кызыгыз – Ирина Викторовна, җирлек башлыгы буларак, улыгыз – Александр Викторович, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә җаваплы вазыйфада эшләп, район иминлеге өчен уңышлы хезмәт куялар. Чын күңелдән Сезгә бәхет, сәламәтлек телибез, якыннарыгызның мәхәббәте Сезне озак еллар җылытсын.

Ул тантана сәбәпчесенә район җитәкчесенең котлавын ирештерде, гөлләмә һәм бүләк тапшырды.

Юбилярны Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова ихлас котлады. Педагогик хезмәт ветераны Аркадий Михайлов, тарих укытучысы Борис Захаров ветеранның тормыш юлы турында сөйләделәр, аның район мәгарифенә нинди өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

Нина Владимировнаның бала чагы һәм яшьлек еллары Беловкада уза. 1941 елда ул беренче сыйныфка китә. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр еллар белемгә омтылган кыз өчен киртә булмый. Ул сигез сыйныфны, Аксубайда чуаш педучилищесын тәмамлый ала. Иске Үзи мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә, читтән торып Алабуга пединститутының физика һәм математика факультетын тәмамлый. Йөзләгән бала өчен ул иң яраткан укытучыларның берсе була, педагогның уңышлы эшләвен күреп, ата-аналар балаларын нәкъ менә аның сыйныфына бирергә тырышалар. Мәктәптә 42 ел эшләү дәверендә күпме буынга ул тормышка, мөһим һөнәрләргә юл ачкан.

Ире Виктор Николаевич белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсына югары белем биргәннәр. Ни аяныч, анага өлкән улы Анатолийның вафатын кичерергә туры килә, әмма аның талантлы кызлары – Полина Мулееваның (Иске Тимошкино авыл җирлеге) һәм Антонина Артамонованың (Нурлат шәһәренең мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе) уңышларына сөенеп бетә алмый ул. Уллары һәм кызлары җәмгыятькә кирәкле кешеләр булалар. Нина Владимировнаның бүген 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Аларның барысы өчен дә ул иң яраткан һәм кадерле кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев