Аксубай паркында җырлар башкардылар һәм гаиләне хөрмәтләделәр
Узган җомгада “Эссе җәй. Үзәктә – гаилә” проекты кысаларында үзәк паркта чираттагы концерт узды.
Бу кичәдә Шамил Имаметдин улы һәм Роза Гомәр кызы Сәхабетдиновлар гаиләсен хөрмәтләделәр. Шушы көннәрдә алар гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр.
“Алтын” юбилярларны район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Роза Гомәр кызы һәм Шамил Имаметдин улы лаеклы хезмәт юлы уздылар. Гаилә хуҗабикәсе хезмәт юлын мәгариф тармагына багышлаган һәм бүгенге көнгә кадәр эшләвен дәвам итә – Аксубай техникумы студентларына татар теле укыта. Ә гаилә башлыгы хокук саклау органнарында хезмәт иткән. Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе буларак, Шамил Имаметдин улы яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Ир белән хатын өч баланы җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбияләгәннәр.
Илшат Заһидуллин гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова ир белән хатынны юбилейлары белән җылы котлады. Әти-әниләренә иң изге сүзләрне аларның олы уллары Мансур Шамил улы әйтте.
Кичә программасында авыл мәдәният йортлары артистлары башкаруында җырлар, гармун көйләре яңгырады. Тамашачылар аларны матур чыгышлары өчен шатланып алкышладылар. Аксубай туган якны өйрәнү музее балалар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс оештырды. Үзәк китапханә әдәби викторина үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев