«Аксубай палитрасы»: картиналар мәчет диварлары янында туды
Балалар сәнгать мәктәбендә районда Яшьләр һәм игелекле ихтыяр елы кысаларында «Аксубай палитрасы» Бөтенроссия пленэр бәйгесе узды.
Яшь рәссамнарның иҗат процессы районның иң матур почмакларының берсендә — үзәк мәчет территориясендә җәелде. Пленэрда Череповец дәүләт университеты профессоры, сәнгать белгече, рәссам, Россия Рәссамнар берлегенең Вологда төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Сәнгать белеме бирү эшлеклеләренең халыкара ассоциациясе идарәсе әгъзасы Вера Филиппова катнашты. Ул — мәктәпнең күптәнге дусты: педагоглар һәм укучылар берничә тапкыр балалар сәнгать мәктәбенең иҗади проектларында бергә катнаштылар, ә профессор-сәнгать белгеченең һәр килүе тәҗрибә уртаклашу һәм һөнәри белемнәрне тулыландыру өчен мөһим вакыйгага әйләнә. Бу очрашу да сынлы сәнгать нечкәлекләрен үзләштерүдә шактый мөһим мизгелләр бүләк итте.
Пленэр мөселманнар өчен изге булган территориядә узды, катнашучылар мәчет хәзрәте Шакирҗан Сыраев белән кызыксынып аралаштылар. Эш дустанә, эшлекле атмосферада барды, килеп чыккан картиналар якты төсләре һәм эчтәлекле булулары белән аерылып торды. Пленэр тәмамлангач, рәсемнәрне балалар бакчасы янына урнаштырдылар, анда алар район халкында һәм кунакларда зур кызыксыну уятты.
Бу – зур пленэрның беренче этабы; икенче этап август аена планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев