Аксубай остасы каен агачы кисәген ничек эшкәртергә кирәклеге турында сөйләде
Район мәдәният йортының «Пошла жара» җәйге проектын тормышка ашыру кысаларында үзәк паркта Түбән Баланда мәдәният йорты методисты Василий Воронин «Каен агачы кисәген декоратив эшкәртү» буенча мастер-класс уздырды.
Төшке ашка кадәр паркта булган Аксубай халкы һәм кунаклары районда танылган агач остасы Василий Воронин оештырган күргәзмәдән читтә кала алмадылар. Күргәзмәгә төрле агач кисәкләре куелган иде, алар бер-берсен кабатламый һәм төрле формалары белән игътибарны җәлеп итәләр.
Василий Витальевич, табигый материалдан уникаль әйберләр ясау, агачның төсенә, формасына соклану өчен, агач кисәген ничек эшкәртергә кирәклеген күрсәтте. Оста тыңлаучыларга агач ботагыннан үсентеләрне ничек дөрес итеп кисәргә кирәклеген аңлатты, эш өчен кулланылган махсус коралларны тәкъдим итте. Осталык дәресе барышында ул аксубайлыларның дистәләгән сорауларына җаваплар, бу һөнәр белән кызыксынган кешеләргә кыйммәтле киңәшләрен бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев