Аксубай. Җомга кичәсе: җырлар, алкышлар
Җомга көн кич үзәк паркта «Эссе җәй. Үзәктә — гаилә» проекты кысаларында чираттагы җомга кичәсе узды.
Концертка чын музыка сөючеләр җыелды, алар фигуралы эскәмияләрдә урнашып, артистларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Туган якны өйрәнү музее кул эшләре сөючеләрне гипстан ясалган сыннарны буяу буенча мастер-класска чакырды. Балаларның барысы да бик матур килеп чыкты, алар эшләнмәләрне үзләре белән алып киттеләр. Үзәк китапханә хезмәткәрләре укучылар белән викторина оештырдылар – ул да бик мавыктыргыч үтте.
Тантананы оештыручылар кичәдә катнашучылар өчен фотозона әзерләделәр: тамашачылар матур фонда рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Җыелучыларны православие бәйрәме – изге апостоллар Петр һәм Павел көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Концерт программасы тамашачыларны сөендерде. Парк сәхнәсендә Шәрбән, Карасу, Кәкре Күл, Түбән Баланда, Кече Сөнчәле һәм район мәдәният йортлары артистлары, балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары һәм район кунаклары чыгыш ясады. Татар, чуаш, рус җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Программаны дискотека дәвам итте. Кич бик күңелле хисләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев