Аксубай «Нежность» үзәгендә «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» мәгълүмат көне узды
Аксубай районының «Нежность» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге базасында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» мәгълүмат көне оештырдылар һәм үткәрделәр.
Чара программасы бай һәм күпкырлы булды.
«Исән бул!» физкультминут вакытында катнашучылар энтузиазм белән гади, ләкин көч өсти торган күнегүләр башкардылар, үзләренә көндәлек физик активлыкның мөһимлеген искә төшерделәр.
«Көмеш чишмәләр төбәге» Аксубай районы чишмәләренә күзәтү бүлегендә китапханәчеләр районның энҗе бөртеге булган матур чишмәләр, аларның тарихы һәм җирле халык өчен әһәмияте турында сөйләделәр.
Район һәм китапханә тарихына кыскача экскурсиядә тыңлаучылар Аксубай тубәгенең үткәне һәм бу җирдә китапханә эшенең ничек үсүе турында кызыклы фактлар белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев