Аксубай музыканты һөнәри сәләтлелекне үстерүгә республика грантын отты
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайновага «Һөнәр остасы» номинациясендә иң яхшы хезмәткәр исеме бирелде.
Бүләк сыйфатында ул һөнәри сәләтлелекне үстерүгә республика бюджетыннан 70 000 сум күләмендә махсус грант алды. Моннан тыш, Наилә Крайнова «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында махсус белем бирү программаларында һәм тәҗрибә уртаклашу чараларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев