Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай музеенда саклагыч бөтиләр һәм дагалар ясадылар

Аксубай туган якны өйрәнү музее ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясенә кушылды.

Бу традицион чара Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылды һәм «Россия берләштерә» шигаре астында узды. Музей белгечләре Аксубай районы халыклары традицияләренә багышланган осталык дәресләре үткәрделәр. Алар балаларны үз куллары белән саклагыч курчак, татар стилендә энә савыты һәм гаилә дагасы ясарга өйрәттеләр.

Легендалар буенча, гаилә саклагычлары өйне тискәре йогынтылардан саклый. Шуны истә тотып, яшь кул эшләре осталары үзләре әзерләнгән әйберләрне, аларның гаиләләрен сакласын өчен, өйләренә алып киттеләр. Балалар музейда вакытны файдалы итеп уздырдылар, ата-бабаларыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында бик күп нәрсәләр белделәр, аларның гореф-гадәтләре белән кызыксындылар.

Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев