Аксубай муниципаллары хезмәтләре өчен бүләкләргә лаек булдылар
Район Советының VII утырышы тәмамланганнан соң, Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Район башлыгы Алмаз Мингулов хезмәттәшләрен чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның тырыш хезмәтләренең район халкының тормыш сыйфатын күтәрүдә һәм территорияләрне үстерүдә әһәмиятле ролен ассызыклады.
Бүләкләү тантанасында алдынгы хезмәткәрләр бүләкләр алды.
Аксубай муниципаль районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисенең Мактау грамотасын район Башкарма комитетының Торак сәясәте буенча белгече Наталья Садовниковага тапшырдылар.
Аксубай муниципаль районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова, Трудолюбово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Әхмәтсафина, Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек һәм методик-мәгълүматлаштыру эше бүлеге җитәкчесе урынбасары Энҗе Сәлахова бүләкләнде.
Намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Аксубай районы җирле үзидарә үсешенә керткән зур өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын Кәкре Күл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Антохина, Аксубай муниципаль районы Финанс бюджет палатасының бюджет бүлеге баш белгече Рузия Канафина; район финанс бюджет палатасының контроль-ревизия бүлеге җитәкчесе Наталья Орлова алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев