Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мөгаллимнәре – Татарстанда иң яхшылар арасында

Эшлекле сишәмбе район башлыгы Алмаз Мингулов «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында районны лаеклы тәкъдим иткән педагогларны югары бәяләде.

Район җитәкчесе Иске Ибрай урта мәктәбенең математика һәм физика укытучысы, «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының «Педагогик дебют» номинациясендә төбәк этабы лауреаты Айрат Шәрифуллинга

Аксубай 3 нче урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы, «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчесе Зилә Билаловага

Аксубай 2 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зональ этабында җиңүче һәм төбәк этабында катнашучы Геннадий Горбуновка

«Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының зональ этабында җиңүче һәм төбәк этабында катнашучы Мария Мишинага районның Рәхмәт хатларын тапшырды.

– Сез – районның горурлыгы! Сезнең һөнәри казанышларыгыз хезмәттәшләрегезне һәм укучыларыгызны илһамландыра. Эшкә тугры булуыгыз һәм район киләчәгенә керткән өлешегез өчен рәхмәт, – дип җылы рәхмәт сүзләре белдерде педагогларга Алмаз Мингулов.

Планеркада катнашучылар – район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре педагогларны хуплап кул чаптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев