Аксубай милли проект ярдәмендә үзгәрә
Аксубайның Гуляев скверы, яр буе, Совет урамы матурланды һәм район үзәге халкы өчен яраткан ял итү урынына әверелде.
Авыл территорияләре “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты һәм Россия Президенты башлангыч биргән “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы ярдәмендә заманча кыяфәт ала. 2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау буенча тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнар “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлый ала.
2018 елның март ае башында Аксубайда беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев исемендәге скверның ничек булачагын җәмәгатьчелек фикер алышуында хәл иткәннәр иде.

Менә – хыяллар тормышка ашты.
Хәзерге вакытта бу – аксубайлылар һәм кунаклар өчен күпләп ял итү урыннарының берсе, монда мәдәни кичәләр үткәрелә, кичләрен яшьләр ял итә. Яңартылган паркның үзәге – чаралар үткәрү өчен мәйданчык: сәхнә һәм болан сыннары һәм агач формасындагы инсталляция белән “Урманда яшәүчеләр” подиумы бар. Сәхнәне һәм подиумны табигый таштан ясалган савыт аерып тора. Сквер берничә зонага бүленгән, анда утыргычлар урнаштырылган. Паркның керү урынын үсемлек орнаменты рәвешендәге перфорацияле аркалар бизәгән. Кичләрен яктырту системасы кабызыла.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү эшләре яр буенда дәвам иттерелгән. Бу социаль-мәдәни объектның ачылуы Аксубай өчен тарихи вакыйга булды. Символик рәвештә, яр буе ТАССРның 100 еллыгын һәм районның 90 еллыгын бәйрәм итү елында төзелеп, ачылды. Яр буе территориясенә брусчатка түшәлгән, керү урыны таган белән үзенчәлекле итеп җиһазландырылган, биредә бик күп эскәмияләр, инеш ярларын ике күпер тоташтыра, яр буеның тирәнлегендә амфитеатр төзелгән. Территориядә газон үләне утыртылган, декоратив агачлар һәм куаклар территорияне бизәп тора. Монда балалар коляскалары белән әниләр, гаилә парлары һәм яшьләр компанияләре йөрергә ярата. Камыш, чүп үләне һәм агачлар белән капланган мәйдан район үзәгенең иң матур почмагына әверелде. Төзекләндерелгән яр буе, агачларның шәүләләре сулыкларда чагыла. Биредә төзекләндерү проектына уңышлы туры килгән төнге фонарьлар яктысында бигрәк тә матур.

Дәүләт программасы ярдәмендә яр буеның беренче һәм икенче чираты төзекләндерелгән. Чиратта – нефтьчеләр паркы. Узган елның көзендә бу урын буенча халык белән очрашулар узды, архитекторлар аксубайлыларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып эшне дәвам итәчәкләр, ә эшләр быел җәй башында башлана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев