Аксубай «Милләт кроссына» кушылачак
Шимбә көнне Татарстанда «Милләт кроссы», «Татарстан кроссы» массакүләм ярышлары оештырылачак.
Аксубай районы массакүләм чараның спорт рухын хуплаячак. Ярышлар 16 сентябрьдә Сабан туе мәйданы территориясендә узачак. Ярышларга 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Теркәлү 9.00 сәгатьтән башлана.
Ярышларда катнашуга барлык сәламәт яшәү рәвешен яратучылар чакырыла. Башта массакүләм йөгереш, ә аннары яшь буенча ярышларга старт биреләчәк.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев