Аксубай механизаторы урып-җыюдагы уңышлары өчен бүләккә лаек булды
Бөртекле культураларны урып-җыю вакытында югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен «Аксу Агро» ҖЧҖ комбайнчысы ярдәмчесе Анатолий Анорьевка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
– Фидакарь хезмәтегез белән сез районның агросәнәгать тармагы үсешенә зур өлеш кертәсез, – дип билгеләп үтте, бүләк тапшырганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов. – Хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Анатолий Николаевич игенчелектә зур тәҗрибә туплаган хезмәтчән. Быелгы урып-җыю сезоны аның өчен – егерме бишенчесе, механизаторлык стажы – 42 ел. Аның бөтен хезмәт тормышы игенчелеккә багышланган. Озак еллар җирле колхозда (Энгельс исемендәге) эшли, хуҗалыкны үзгәртеп корганнан соң «Аксу Агро» ҖЧҖдә эшкә урнаша. Анатолий Николаевич игенчелек буенча төрле биремнәрне үтәгән – яз башыннан сөрә, чәчә, аннан урып-җыю эшләрендә катнаша. Игенче өчен быелгы урып-җыю сезоны җиңел булмаган: югары уңыш эшкә киеренкелек өстәде. Ул игенчелек бурычын намус белән үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев