Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторы республика ведомствосы тарафыннан билгеләп үтелде

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Евгений Леонтьев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Аңа министрлыктан Мактау грамотасын район башлыгы Камил Гилманов район советының йомгаклау утырышында залда утырган депутатлар һәм чакырылган затларның көчле алкышлары астында тапшырды. Мондый хөрмәтләүгә тармакның иң алдынгы вәкилләре лаек була.

Евгений Николаевичның механизаторлык стажы – 22 ел. Ул Энгельс исемендәге колхозга эшкә 1995 елда, Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң урнаша. Ул Аксубай СПТУ-88не тәмамлаган була. Игенче шул вакыттан алып авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куя.

– Евгений Леонтьев – хезмәт сөючән, намуслы хезмәткәр, – дип тасвирлый «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов. – Ул – югары класслы механизатор, аңа теләсә нинди йөкләмәне ышанып тапшырырга була һәм ул аны гадел башкара.

Аның өчен игенчелек эшләре циклы басу-кырларга ашлама кертүдән башлана. Чәчү вакытында агрегатларга бөртек ташый. Җәйге чорда терлек азыгы җитештерүдә мәшгуль – яшел массаны туплау урынына ташый. Сезон дәвамында ул төрле эшләрдә киеренке эшли һәм югары нәтиҗәләргә ирешә. Һәм шулай – ике дистә ел дәвамында. Бу вакыт эчендә хезмәт сөючәнлеккә тәҗрибә һәм осталык та өстәлә.

Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Евгений Николаевич берничә җиңүче булды. Ирешелгән уңышлары өчен ул кыйммәтле бүләкләр, район башлыгының Мактау грамоталары, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мин истрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев