Аксубай механизаторы өчен икмәк урып-җыю – күңеленә хуш килгән эш
Владимир Ковряков – «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ механизаторы.
Узган сезон нәтиҗәләре буенча ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләгенә лаек булды. Башкача мөмкин дә түгел – эш сөючәнлек, үҗәтлек һәм тырышлык – аның төп сыйфатлары. Шуңа өстәп, ул бөтен барлыгы белән җирне яратучы һәм үз эшенә бирелгән кеше. Ул кырык елдан артык комбайнчы булып эшли. Аксубайда СПТУ тәмамлаганнан соң ул колхозда механизатор булып эшли башлый. Владимирның хезмәт биографиясендә газ тармагында эшләгән чор да бар. Әмма, җиңелрәк һәм акчалы эш аңарда кызыксыну уятмый, үзенең яраткан эшенә кире кайта. Ел саен урак өстендә югары нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куя. Хезмәт нәтиҗәләре буенча Владимир район җитәкчелегеннән күпсанлы бүләкләргә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев