Аксубай механизаторы икенче ел рәттән республика комбайнчылары конкурсында җиңүчеләр арасында
«Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Мюд» филиалы механизаторы Евгений Курдюков бу хуҗалыкта алты ел эшли.
– Намуслы һәм җаваплы, теләсә нинди техника белән идарә итә ала, эштә тәҗрибәле хезмәттәшләреннән калышмый, – дип билгеләп үтте филиал директоры Газыйм Шәрәпов.
Һәр сезон алдыннан ул комбайнын кырга алып чыгу өчен җентекле әзерли. Техника – яңа түгел, шуңа да кармастан, ул аны, җаваплы моментта сафтан чыкмасын өчен, осталарча көйли. Нәтиҗәдә комбайн өзлексез эшли. Яз җитү белән Евгений кыр эшләрендә катнаша, көзен – урак өстендә иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басуда. Икенче ел инде ул – республика бәйгесе җиңүчеләре арасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев