Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай медиклары Болгарда ГТО фестиваленең зональ этабында икенче урынны яулады

Болгарда Татарстан Республикасының хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең икенче (зональ) этабы узды.

2026 елда ярышлар Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган.

Район данын Аксубай үзәк район хастаханәсе командасы яклады. Дүрт муниципаль берәмлек вәкилләре көч сынашкан кискен көрәштә безнең медиклар яхшы физик әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм чын команда рухы күрсәттеләр.

Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча Аксубай үзәк район хастаханәсе командасы икенче урынны алды, шуның белән ак халатлы кешеләрнең сәламәтлек өлкәсендә генә түгел, спортта да үрнәк булуларын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев