Аксубай мәктәпләрен тәмамлаучылар биология һәм чит телләр буенча БДИ тапшырдылар
Әмма имтиханнар нәтиҗәләре тиз генә билгеле булмаячак: 16 һәм 17 июнь көннәрендә узачак телдән имтихан нәтиҗәләрен исәпкә алып, биология буенча – 28 июньнән дә соңга калмыйча, чит телләр буенча 4 июльдә.
Имтиханнар тапшыру вакытында имтихан материалларын «Интернет» челтәре аша алу технологиясе кулланылды. Бланкларны сканерлау кебек үк, КИМның (контроль-үлчәү материаллары) комплектын бастыру аудиторияләрдә башкарылган.
–Имтиханнар узган барлык аудиторияләрдә дә онлайн режимда видеокүзәтү оештырылды, – дип сөйли район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина. – Биологияне 11 нче сыйныфны тәмамлаган 13 укучы, инглиз теленнән – 3 укучы тапшырды. Биология буенча БДИ тапшыру дәвамлыгы – 3 сәгать 55 минут, чит телдән – 3 сәгать 10 минут.
Биология буенча БДИның минималь бусагасы 36 балл тәшкил итә. Укучылар һәм аларның әти-әниләре игътибарына – вузга укырга керү өчен кимендә 39 балл җыярга кирәк. Чит телләр буенча БДИның минималь бусагасы – 22 балл, вузга керү өчен 30 балл кирәк.
Рәмзия Зәйдуллина әйтүенчә, имтиханнарга кабаттан сәламәтлеге торышы буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган, шулай ук расланган рәсми нигезле сәбәп буенча имтиханнарны уздырган катнашучылар кертелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев