Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәп укучылары волонтерлардан окоп шәмнәре ясарга һәм яшеренү челтәрләре бәйләргә өйрәнделәр.

Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» волонтерлык үзәгенә килделәр.

Укучыларның волонтерлык үзәгенә сәфәре Россия халыклары бердәмлеге һәм республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы, шулай ук районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елына багышланган иде. Шулай ук волонтерлар белән бергә үткәрелгән чара #ЭКОВЕСНА конкурсы кысаларында барды – балалар окоп шәмнәре ясау өчен үзләре белән консерв банкалары алып килделәр.

Волонтерларның игътибарлы җитәкчелегендә балалар мастер-класста катнаштылар – калай банкаларга эретелгән балавыз койдылар һәм картон кәгазь ярдәмендә әлеге эшләнмәләрне кыр шартларында кирәкле әйбергә әйләндерделәр. Аннары аларны яңа эш көтте – яшеренү челтәрләре үрү. Балалар тасмаларны кистеләр һәм аларны бәйләргә өйрәнделәр. Түземлек таләп иткән тырыш хезмәт, укучыларга һәрбер алгы сызыкка җибәрелгән посылка артында нинди зур хезмәт торганын аңларга ярдәм итте.

Леший костюмын киеп карау балаларда тагын да зур хис-кичерешләр уятты. Ләкин очрашуның төп нәтиҗәсе ул түгел иде. Балалар волонтерлар яныннан горурлык хисләре белән киттеләр, чөнки 4 нче сыйныфта гына укысалар да, үзләренең файда китерә алуларын белделәр. Алар фидакарьлек үрнәген үз күзләре белән күрделәр һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән сүзне тәгаен беләләр.

Волонтерлар яшь кунакларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм алар ясаган шәмнәрнең һәм үргән челтәрләрнең, солдатларны һичшиксез җылытачагына ышандырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев