Аксубай мәктәбендә «Видеоязма студиясе» проектын расладылар
1 нче Аксубай мәктәбе җитәкчелеге һәм укучылар советының уртак утырышында көн тәртибенә проектны раслау турындагы мәсьәлә кертелде
Хәзер укучыларның видеоязмаларны дөрес төшерү һәм монтажлау мөмкинлеге булачак, шулай ук алар төрле мәктәп чараларына һәм бәйрәмнәргә видеокотлаулар ясый алачак.
Проектта шулай ук мәгълүматларны, текстларны һәм постларны грамоталы һәм кыскача бәян итүгә һәм блок алып баруга өйрәтү дә каралган.
Проект һөнәрдә яраклашу планында да актуаль. Бәлки, киләчәктә кемдер журналист булырга теләр, һәм бу проект аның тормышында беренче тәҗрибә булачак.
Фото: 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев