Аксубай мәктәбендә Ватан герое көне билгеләп үтелде
Аксубайның 2 нче мәктәбендә Ватан герое көненә багышланган чара узды
Мәктәпнең яшь армичеләре отряды җитәкчесе тәрбия буенча директор киңәшчесе белән берлектә чарада катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, беренче геройларның батырлыклары һәм әлеге бәйрәмнең алар хөрмәтенә билгеләнүе турында сөйләделәр.
Ахырда укучылар белән “QR-домино” уены уздырыла, аның барышында балалар Ватан герое көненә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм домино принцибы буенча җавап карточкаларын логик чылбырга җыйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев