Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбендә Мәктәп китапханәләре көнендә интеллектуаль уен узды

Мәктәп китапханәләре көнендә Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбендә «Своя игра» уенын үткәрделәр.

–Мәктәп китапханәсе — дәреслекләр саклау урыны гына түгел, бүген ул проект эшчәнлеге, белем бирү киңлеге үзәге булып тора, – дип сөйли директор киңәшчесе Анна Борисова. – Китапханәдә түбән сыйныф укучылары өчен яхшылык һәм яманлык турында әңгәмәләр үтә, биредә аларны әдәби геройлар белән таныштыралар. Анда викториналар, бәйгеләр, уеннар, очрашулар оештырыла. Уку залы тынлыгында өлкән сыйныф укучылары рефератлар язу өстендә эшлиләр. Китапханәчеләр укытучылар белән дә уңышлы хезмәттәшлек итәләр.

Сигезенче сыйныф укучылары Анна Николаевна оештырган интеллектуаль уенга энтузиазм белән кушылдылар, һәм бик күп яңа тәэсирләр алдылар. Шулай ук дусларына үзләренең интеллектуаль потенциалларын һәм дөньяга карашларын күрсәттеләр, бу үсмер яшьтә бик мөһим. Мәктәп китапханәләре көненә белем бирү учреждениесендә шулай ук фотозона ачтылар.

Фото: 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев