Аксубай мәктәбендә куркынычсыз юл хәрәкәте буенча Бердәм көн үтте
Район үзәгенең 2 нче мәктәбендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча чара узды.
Мәктәпнең 2 а, 4 а, 4 б, 5 б, 8 б сыйныф укучылары көн дәвамында төрле осталык дәресләренә җәлеп ителделәр: пазллар җыйдылар, юлда иминлеккә багышланган җырлар башкардылар, юл хәрәкәте иминлеге Чыршыларын ясадылар, викторинада катнаштылар һәм боларның барысы өчен дә татлы призлар алдылар.
Куркынычсыз юл хәрәкәте буенча акциядә катнашып, мәктәп яныннан узып йөрүче машина йөртүчеләргә яшь юл хәрәкәте ирнспекторлары үз куллары белән ясаган чыршы бизәгечләр һәм “Юл билгесе” асылмаларын тапшырдылар.
ЮИД отряды шулай ук “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар алдында да чыгыш ясады һәм нәниләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады. Укучылар сабыйлар өчен сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр, уеннар һәм осталык дәресләре үткәрделәр. Чара азагында флешмоб башкардылар һәм бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев