Аксубай мәктәбе укучысы «Глаголица» финалына чыкты
В.Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы «Глаголица» әдәби премия финалчысы булды.
Нурзилә Сәгыйтованың «Бабай сине ярата бит» дигән хикәясе «Глаголица» премиясенең 10 нчы Халыкара бәйсез әдәбият исемлегенә кергән финалга узган.
16-20 ноябрь көннәрендә Нурзилә Казанда «Адымнар» белем бирү үзәгендә укыган. Башка финалчылар белән осталык дәресләрендә катнашкан. Париждан килгән кыз белән бер бүлмәдә яшәгән. Бүләкләү тантанасын Нонна Гришаева үткәргән.
Нурзиләнең остазы татар теле укытучысы Әлфирә Гилиева укучысының казанышы белән хаклы рәвештә горурлана.
Фото: В.Тимирясов исемендәге Аксубай урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев