Аксубай мәктәбе укучылары янгын сүндерүчеләр янында булдылар
Коткаручы көне алдыннан 1нче Аксубай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары янгын сүндерү һәм коткару частенә сәяхәт кылдылар.
Директор киңәшчесе белән бергә балаларны янгын сүндерү һәм коткару часте җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Җиһангиров каршы алды.
Кунакларга махсус техниканы күрсәтеп, коткаручы теге яисә бу механизмның яисә авария җиһазларының төгәл нәрсә өчен хезмәт итүе турында сөйләде.
Балаларга янгын сүндерүченең униформасын киеп карарга рөхсәт иттеләр, шулай ук штаттан тыш хәлләрдә коткаручы коралларының ничек кулланылуы турында сөйләделәр.
Диспетчерлык бүлегендә аларны хезмәтнең үзенчәлеге белән таныштырдылар.
Укучыларга үзләрен яшь янгын сүндерүче булып тою мөмкинлеге бирделәр. Янгын сүндерү машинасы руле артына утырып, алар үзләрен чын геройлар итеп хис иттеләр.
Янгын сүндерү частена сәфәр укучыларга коткаручы һөнәренең ни дәрәҗәдә катлаулы, куркыныч һәм кирәкле булуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев