Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбе татар теле укытучысының повесте әдәби бәйгедә иң яхшысы дип табылган

В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе укытучысы Әлфирә Галиеваның эше республика бәйгесендә 1 урынга лаек булды.

Әдәби бәйге ТР Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында татар теле һәм башка халыкларның туган телләрен үстерү һәм саклау Комиссия тарафыннан «Казан утлары» журналы белән берлектә игълан ителгән.

«Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» бәйгесе Укытучы һәм остаз елына багышланган һәм берничә номинациядән торган.

Әлфирә Галиеваның «Сары атым алтын нукталы» дигән эше «Повесть» номинациясендә 1 урынга лаек булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бүләкләү тантанасында аңа җиңүче грамотасы һәм акчалата премия алуга сертификат тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев