Аксубай мәктәбе педагоглары панель сессиясендә катнаштылар
1нче Аксубай мәктәбе мөгаллимнәре Анастасия Чернышова һәм Татьяна Прохорова фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.
Безнең район педагоглары катнашкан укыту һәм тәрбия технологияләре буенча V Халыкара фәнни-гамәли конференция Биләрдә узды.
Конференция кысаларында район педагоглары “Яшьләрнең патриотик кыйммәтләре системасында эзләнү хәрәкәте” ачык панель сессиясе мәйданчыгында хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән таныштылар.
Конференциядә катнашучылар өчен Яшь армия йорты музее буйлап экскурсия оештырылды, анда форум узды, түгәрәк өстәл вакытында педагоглар сессия темасы буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев