Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәдәният хезмәткәрләре ведомство бүләкләренә лаек булдылар

«Күрше» фестивалендә актив җәмәгатьчеләрне һәм тармак хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белән бүләкләрне район башлыгы Алмаз Мингулов һәм «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Гүзәл Нигъмәтуллина тапшырдылар.

ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Дарина Сруртдинова район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен алды. Яңа Кармәт авыл китапханәчесе Венера Сөләйманова китапханә эшен һәм авыл халкының мәдәни ялын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәте үзәк китапханә системасының методик библиография бүлеге мөдире Татьяна Абросимовага методик эшчәнлеге һәм китапханә программаларын координацияләве өчен бирелде. Шундый ук бүләккә мәгълүмати хезмәтләрне оештыру һәм укучылар өчен заманча сервислар кертү буенча намуслы эше өчен үзәк китапханәнең мәгълүмати сервис бүлеге мөдире Алексей Дмитриев та лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев