Аксубай күпкатлы йортлары подвалларда кладовкаларсыз калачак
Беренче чиратта кладовкаларны яшерү урыннары каралган йортларда сүтәчәкләр.
Аксубайлылар совет чорыннан ук подвалларда кладовкалар төзегәннәр, аларда яшелчә, тозлаган әйберләрне, велосипедлар һәм кирәкмәгән барлык әйберләрен саклаганнар.
Кемгәдер алар бүгенге көн дә кирәк, чөнки күп кенә йортларда инвентарьны саклау өчен балконнар, гаражлар юк. Һәм актив гражданнар бу уңайдан редакциягә шалтырата башладылар инде.
Кемнәрдер кладовкаларның барлыгы турында оныткан да инде, алар турында подваллардагы җимерелгән бүлемнәр генә искәртеп тора.
– Барлык күпкатлы йортларда да кладовкалар һичшиксез сүтеләчәк. Беренчедән, алар беркайчан да йортта яшәүчеләр милкендә булмаган. Ә икенчедән, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479нчы ”Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләрен раслау турында”гы карары нигезендә, чормаларны, техник, подвал, җир асты һәм цоколь катларын, янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документлар белән билгеләнгән очраклардан тыш, продукция, җиһазлар һәм башка предметларны саклау өчен куллану тыела, – дип шәрехләде “Аксубай шәһәр тибындагы идарә компаниясе” ҖЧҖ директоры Иван Семенов.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә үзләренең һәм якыннарының иминлеге өчен подвал кладовкаларын сүтүне тиеш дип кабул итәргә һәм аларны сүтүгә ярдәм итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев