Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай коткаручылары янгын сүндерү буенча күп төр көрәш ярышларында җиңү яуладылар

Районда ТРның 11 нче янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны командалары арасында кроссфит буенча ярышлар узды.

Татарстанның җиде районы – Аксубай, Баулы, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Яңа Чишмә районнары һәм Рус Акташы коткаручылары көч һәм чыдамлыкка ярышты.

Көч сынашулар тантаналы линейкадан башланды. Катнашучыларны баш хөкемдар – Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсенең 11 нче эзләү-коткару отрядының янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе эчке хезмәт майоры Дамир Суфиянов, Россия МЧС ГУның ТР буенча БИнең 11 нче эзләү-коткару отрядының хезмәт һәм әзерлек җитәкчесе Алексей Ганин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов сәламләделәр.

Кереш инструктаждан һәм каршылыклар полосасы белән танышканнан соң ярышларга старт бирелде.

Каршылыклар полосасы эш киемен вакытка киюне һәм кораллануны, 16 килограммлы гер күтәрүне, җитмеш килограмм авырлыктагы кислород баллонын, зыян күрүчене, кувалда белән бәреп тәгәрмәчләрне күчерүне, янгын сүндерү җиңнәрен туздыру һәм җыюны, йөк машинасы көпчәген 20 метр аралыкка тәгәрәтүне, ә финишта 150 диаметрлы җиңнәрне күчерүне үз эченә алды.

Һәр команданы ике катнашучы тәкъдим итте. Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны данын бүлек командиры Ринас Галлямов һәм янгын сүндерүче-коткаручы Андрей Новичков яклады.

–Бу ярышлар гына түгел, физик әзерлеккә һәм сугышчан бердәмлеккә тикшерү дә. Чөнки реаль шартларда – янгында һәм гадәттән тыш хәлләрдә күпкә катлаулыракка туры килә. Ләкин өйрәнгәндә авыр булса – сугышта җиңел, була диләр бит! Мин үз егетләремә ышанам! – ди Аксубай янгын сүндерү-коткару бүлеге җитәкчесе Руслан Ибляминов ярышларга старт бирелгәндә.

Хезмәттәшләренә көч биреп тору өчен гарнизон хезмәткәрләре, хатыннары һәм хәтта 102 нче янгын сүндерү бүлеге ветераннары килгән.

–Борчылабыз, көч биреп торабыз, әмма безнең егетләр сынатмаслар дип ышанабыз, – дип уртаклашты янгын хезмәте ветераны Александра Лаврентьева.

Аксубайлыларга старт биргәндә киеренкелек тагын да көчәйде. Ләкин Ринас белән Андрейның эш киемнәрен ничек оста итеп кигәннәрен күрергә кирәк иде, алар газ баллонын да бик җиңел алып килделәр кебек тоелды. Ә алар кувалда ярдәмендә тәгәрмәчне дә күз ачып йомганчы күчерделәр. Ә хезмәттәшләре аллар артыннан тын да алмый күзәттеләр.

Җитәкчеләре Руслан Ибляминов барыннан да күбрәк борчылды, ул процессны контрольдә тотты, егетләрне “Андрей, тизрәк, Риназ – тагын бер ыргылыш!” дип дәртләндереп торды.

Ә безнең 102 нче янгын сүндерү часте коткаручылары финишка беренче булып килгәч, шик-шөбһә калмады, аларны инде беркем дә узып китә алмый иде! Әмма нәтиҗәне тын да алмый көттеләр. Судья аны турнир таблицасына бернинди штрафлы очкосыз – 4 минут 17 секунд итеп кертте!

– Без моның белән шөгыльләнәбез, нормативларны эшкәртәбез. Асылда кыен булмады, теләк кенә кирәк, без тырыштык, – дип уртаклашты янгын сүндерүче-коткаручы Андрей Новичков.

– Янгын сүндерү буенча күп төр көрәш ярышларының икенче этабына йомгак ясап, аларның көч куллану спорт төрләрен популярлаштыру, бүлекчәләрнең шәхси составларын физик яктан әзерләү өчен үткәрелүен билгеләп үтәргә кирәк, – диде ярышларга йомгак ясап баш хөкемдар Дамир Суфиянов.

Җиденче урында – Рус Акташы, алтынчыда – Баулы, бишенчедә – Нурлат, дүртенчедә – Сарман, өченчедә – Яңа Чишмә, икенчедә –Чирмешән һәм беренче урында – аксубайлылар. Чирмешән командасын аксубайлылар бер минут та биш секунд, ә яңачишмәлеләрне ике минутка диярлек уздылар.

Ринас белән Андрейга Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизонын гына түгел, ә республиканың җиде районы кергән ТРның 11 нче янгын-коткару гарнизоны данын якларга туры киләчәк. Ә Аксубайга янгын сүндерү буенча республика ярышларын кабул итү бурычы йөкләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев